Мәгълүмат алу | Сайт эчтәлегенә күчәргә

Tатарстан Республикасы

Татарстан турында гомуми мәгълүмат

Башкаласы: Казан шәһәре

Президенты: Рөстәм Нургали улы Миңнеханов

Территориясе: 68,0 мең. кв. км

Мәскәүгә кадәрле ераклык: 797 км

Халкы: 3,84 млн кеше.

Дәүләт телләре: рус, татар

Административ бүленеш: 43 муниципаль район, республика карамагындагы 14 шәһәр һәм район карамагындагы 8 шәһәр.

Урнашуы

Татарстан Россия Федерациясе үзәгендәге Көнчыгыш Европа тигезлегендә, иң зур ике елга – Идел һәм Кама (Чулман) кушылган җирдә урнашкан.  Башкортостан, Чувашия, Марий Эл һәм Удмуртия республикалары, һәм шулай ук Самара, Ульян, Киров һәм Оренбург өлкәләре белән чиктәш булып тора. Территориясенең озынлыгы – төньяктан көньякка таба — 290 км  һәм көнбатыштан көнчыгышка кадәр — 460 км. Татарстанның чит ил дәүләтләре белән чикләре юк.

Климаты

Климаты – уртача-континенталь. Гыйнварда (иң салкын ай) уртача температура  -14 °С, июльдә (иң җылы ай) +19 °С. Уртача явым-төшем күләме 460 мм алып 520 мм кадәр.

Рельефы һәм файдалы казылмалары

Республиканың территориясе урман һәм урман-дала зонасында Идел елгасының уң як ярында һәм республиканың көньяк-көнчыгышындагы зур булмаган калкулыклы дулкынлы тигезлектән гыйбарәт. Территориянең 90 %ы диңгез өслегеннән 200 м артмаган югарылыкта ята.

Татарстанның төп җир асты байлыгы булып нефть тора. Республикада 800 млн тонна казылма нефть бар. Нефть белән берлектә иярчен газы табыла. Республика шулай ук известьташның сәнәгать запасларына, доломитка, төзелеш комына, кирпеч җитештерү өчен балчыкка, төзелеш ташына, гипска, комлы-гравийлы кушылмага, торфка ия.

Үсемчелек капламы һәм туфраклары

Республика территориясенең 16 %  артык өлеше урманнар белән капланган, алар нигездә яфраклы токым агачларыннан (имән, юкә, каен, усак) тора,ылыслы токымнар нарат һәм чыршыдан гыйбарәт. Җирле фаунада умырткалы хайваннарның 430 төре  һәм төрле умырткасызларның йөзләрчә төрләре санала. Туфраклары зур күптөрлелек белән аерылып тора – төньякта һәм көнбатышта соры урман һәм көлсу туфрактан башлап республиканың көньягында төрле кара җир төрләренә кадәр (мәйданның 32 %ы).

Сулары

Иң эре елгалары  – Идел һәм Кама (Чулман),  шулай ук Чулманның ике кушылдыгы – Нократ һәм Агыйдел, тагын 500гә якын кечкенә елгалар һәм күпсанлы чишмәләр ага. Су ресурсларының зур запаслары ике зур — Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычларында тупланган. Шулай ук 8 меңнән артык зур булмаган күл һәм буа санала.

Халкы һәм дине

Татарстан Россиядәге иң күп милләтле территорияләрнең берсе булып тора. Республикада 115тән артык милләт вәкиле яши, шул исәптән 8 милләт бар, алардагы халык саны 10 мең кешедән артып китә: татарлар, урыслар, чуашлар, удмуртлар, мордвалар, марилар, украиннар һәм башкортлар.

Республикада тарихи үткәне һәм мәдәни гореф-гадәтләре төрле булган халыклар яши. Ким дигәндә өч үзара мәдәни йогынты типларының (төрек, славян-урыс һәм фин-угор)  кушылмасы әлеге урыннарның кабатланмас булуын, мәдәни һәм тарихи кыйммәтләрнең үзенчәлеген билгели.

Республика өчен ислам һәм православие традицион конфессияләр булып санала. Татарлар һәм башкортлар (ягъни республика халкының яртысы тирәсе) ислам динен тота. Халыкның икенче бер өлеше – урыслар, чуашлар, марилар, удмуртлар, мордвалар – христиан, алар православие динендә. Татарстанда шулай ук католицизм, протестантлык, иудаизм һәм башка конфессияләрне дә очратырга мөмкин.

Транспорт челтәре

Татарстан Республикасында транспорт челтәре үсеш алган. Аның нигезе автомагистральләрдән, тимер юллардан, дүрт судно йөри торган елгалардан: Идел, Кама (Чулман), Нократ, Агыйдел, нефть һәм газүткәргечләрдән, авиалинияләрдән гыйбарәт.