Мәгълүмат алу | Сайт эчтәлегенә күчәргә

Сервислар

Лондон — дөньяда иң күп кеше кабул итүче шәһәрләрнең берсе. Лондонга көн саен меңләгән турист килә. Лондонда дөньякүләм танылган истәлекле урыннар бар. Без тәкъдим итә торган экскурсия дәвамында Сез Лондонның чын рухын һәм бөеклеген тоярсыз, аның меңъеллык тарихы белән танышырсыз һәм әлеге бөек шәһәр белән ассоциацияләнүче иң истәлекле урыннарны күрерсез.

Безнең компания хезмәткәрләре Сезгә тиз арада һәм зур осталык белән уңайлы кунакханә эзләп табарга ярдәм итәрләр. Сез өч яисә дүрт йолдызлы Лондон кунакханәләренә, шулай ук шәһәрдәге иң яхшы люкс-кунакханәләргә бронь ала алырсыз. Күргәзмәләр һәм конгресслар вакытында да Сез һәрвакыт үзегезгә уңай бүлмәләр таба алырсыз.

Безнең бәяләр күп очракта кунакханәләрнең рәсми тарифларыннан отышлы аерылып тора. Күп кенә кунакханәләр белән турыдан-туры килешүләр клиентларыбызга кунакханәнең махсус тәкъдимнәреннән файдаланырга һәм номерларга ташламалы бронь алырга мөмкинлек бирә.

Kомпания Сезгә трансфер хезмәтен файдаланырга тәкъдим итә. Трансферны оештыру түбәндәгеләрне үз эченә ала: автомобиль китереп кую, аэропортта яисә вокзалда каршы алу, вокзалдан яисә аэропорттан тиешле урынга – кунакханәгә, офиска яисә теләсә кайсы башка урынга трансфер үзе.