Мәгълүмат алу | Сайт эчтәлегенә күчәргә

Күзәтү экскурсиясе

Без аерым кешеләр һәм төркемнәр өчен Бөекбритания буенча экскурсияләр тәкъдим итәбез. Безнең профессиональ гид-экскурсоводлар бик күп уңай бәяләмә һәм рекомендацияләр алдылар.

Лондон — дөньяда иң күп кеше кабул итүче шәһәрләрнең берсе. Лондонга көн саен меңләгән турист килә. Лондонда дөньякүләм танылган истәлекле урыннар бар. Без тәкъдим итә торган экскурсия дәвамында Сез Лондонның чын рухын һәм бөеклеген тоярсыз, аның меңъеллык тарихы белән танышырсыз һәм әлеге бөек шәһәр белән ассоциацияләнүче иң истәлекле урыннарны күрерсез.

Без сезгә Сомерсетшир графлыгындагы Бат, Оксфорд, Солсберий кафедраль соборы, Стоухендж, Эйвондагы Стратфорд, Винчестер кафедраль соборы, Винздор замогы һ.б. шундый искитәрлек урыннарда булырга тәкъдим итәбез.

Лондон буенча күзәтү экскурсиясе

Экскурсия дәвамында Сез Лондонның чын рухын һәм бөеклеген тоярсыз, аның меңъеллык тарихы белән танышырсыз һәм әлеге бөек шәһәр белән ассоциацияләнүче иң истәлекле урыннарны күрерсез. Бу Трафальгар мәйданы да, корольләр Букингем сарае да, Вестминстер Аббатлыгы да, һәм, әлбәттә, танылган Биг Бенлы Парламент бинасы да. Сез иң эре дөньякүләм финанс үзәге һәм Лондонның тарихи йөрәге булган Сити районында булырсыз.

Тауэр

Легендалар, мифлар һәм өрәкләр белән тулы XI гасыр корольләр замогы. Кайчандыр корольләр резиденциясе, төрмә һәм хөкем итү урыны булган. Ә хәзер – Лондонның иң мавыктыргыч истәлекле урыннарыннан берсе, анда һәркем үзен кызыксындырган әйберне: ир-атлар – рыцарь киемнәрен, хатын-кызлар – ялтыравык бриллиантларны, ә балалар – кара мифик козгыннарны очрата ала. (Билет бәясе: £22.00).

Виндзор замогы

Дөньядагы иң эре кеше яши торган замок, анда 1000 ел дәвамында диярлек инглиз корольләре һәм королевалары яшәгән. Хәзерге вакытта ул королева Елизавета XI нең яраткан шәһәр яны резиденциясе. (Лондоннан якынча 1 сәгать юл ераклыгында. Билет бәясе: £18.50).

Оксфорд

Оксфорд «хыялый шпильләр шәһәре» – иң беренче чиратта 39 колледждан торучы дөньяга танылган Университеты белән данлыклы. Шәһәр тарихы 9 нчы гасырдан ук башлана, аның урамнары әле дә Урта гасыр рухы белән сугарылган. Оксфорд чыннан да әкияти шәһәр! (Лондоннан якынча 1 сәгать 20 минут юл ераклыгында. Колледжның берәрсенә кереп чыгу бәясе: £7.00).

«Блэнейм» сарае

Мальборо герцогларының гамәлдәге резиденциясе, Англиядә иң зиннәтлеләрдән санала. Әлеге сарайда Уинстон Черчиль – 20 нче гасырның танылган сәясәтчесе туган. (Оксфорд белән янәшәдә. Билет бәясе: £22.50).

Гринвич

Иң беренче чиратта Гринвич обсерваториясе (Сезнең анда кереп чыгу мөмкинлегегез бар!) аша үтүче нуленче меридиан белән ассоциацияләнә. Моннан тыш сезне Темза буйлап пароходта гаҗәеп сәяхәт көтә! (пароходта бер юнәлештә билет бәясе: £12.50).

«Лиидс» замогы

Бу чыннан да яхшы ныгытылган урта гасыр замогы , ул чит күзләрдән гаҗәеп матур парк һәм су тулы чокыр белән әйләндерелеп алынган. Аны еш кына Королевалар замогы дип атыйлар. Ни өчен дисезме? Моны Сез замокка сәяхәт вакытында белә алырсыз. (Лондоннан якынча 1 сәгать юл ераклыгында, билет бәясе: £24.00).

Милли картиналар галереясы

Дөньяда иң яхшылардан санала. Анда Леонардо Да Винчи, Рафаэль, Рубенс, Веласкес, Ван Гог, Клод Моне кебек Европа рәсем ясау осталарының шедеврлары бар.

Британия музее

Дөньяның иң уникаль музейларыннан берсе, анда бер түбә астында 2 миллион елдан артык кешелек тарихы тупланган!

Тюссо ханым

Тюссо ханым музеен тасвирлап тормаска да мөмкин, чөнки әлеге музей бөтен дөньяга танылган! (Билет бәясе: £30.00)

Шерлок Холмс йорты

Бейкер стрит 221б – Лондонда иң танылган адрес (Билет бәясе: £12.00).

«Лондон күзе» күзәтү тәгәрмәче

Бүгенге көндә дөньяда иң биек күзәтү тәгәрмәче. Биеклеге — 325 метр. 2005 елда дөньяда иң популяр истәлекле урын дип танылган! (Билет бәясе: £21.00).

Хезмәт күрсәтү бәяләре

Искәрмә:

  1. Керү билетлары бәясе үзгәрергә мөмкин.
  2. Керү билетлары бәясе экскурсия бәясенә кертелмәгән.
  3. Трансфер экскурсия бәясенә кертелмәгән.
  4. Экскурсия ярты көнгә (4 сәгатькә) исәпләнгән очракта, аны башка экскурсия белән аралаштырырга мөмкин. Мисал өчен: Лондон буенча күзәтү экскурсиясе + Гринвич; Тюссо ханым + Шерлок Холмс йорты + Лондон күзе; Тауэр + Британия музее.
Тасвирлама Дәвамлылыгы, сәг. Бәясе
1. Лондон буенча күзәтү экскурсиясе 4 £170
2. Виндзор замогы 4 £170
3. Оксфорд + Блэнейм» сарае 8 £280
4. Корабльдә Гринвичка барып кайту 4 £170
5. «Лиидс» замогына барып кайту 4 £170
6. Милли картиналар галереясы 2 £110
7. Британия музее 2 £110
8. Тюссо ханым 2.5 £125
9. Шерлок Холмс йорты 1 £65
10. «Лондон күзе» күзәтү тәгәрмәче 1 £65
11. Тауэр 2.5 £125

Безнең тәкъдимнәр Сезгә ошар һәм вакытыгызны онытылмаслык, якты тәэсирләргә бай итеп үткәрерсез, дип ышанып калабыз!