Мәгълүмат алу | Сайт эчтәлегенә күчәргә

Зиярәт кылу туризмы

Республиканың Көнчыгыш һәм Көнбатыш киселешләрендәге территориясе бик күп гасырлар дәвамында күп кенә диннәрнең иң мөкатдәс урыны булып саналды.
Идел-Кама (Чулман) дәүләт тыюлыгының бер кишәрлеге үзәгендә XVII гасыр архитектурасының энҗе ташы – Раифадагы Богородицк ирләр монастыре урнашкан. Биредә православие изгеләренең берсе – Грузин Алла Анасы (Грузинская Божья Мать) иконасы бар. Бүген Раифа монастыре көннән-көн күбрәк кунаклар – туристларны һәм диндарларны җәлеп итә.

Казаннан 140 чакрымда Иделнең сул ярында ерактан ук ак таш хәрабә силуэтлары күренә. Әлеге кайчандыр бик көчле Идел Болгары дәүләтенең эре шәһәрләренең берсе – Бөек Болгар калдыклары. Бүген әлеге урында Болгар авылы һәм зур шәһәр — X-XV гасырлардагы архитектура һәйкәле урнашкан. Бу Идел татарларының мөселманнар илендә “Төньяк Мәккә” буларак танылган тарихи ватаны – диндарларның зиярәт кылу урыны.

Борынгы Идел Болгары дәүләтенең башкаласы Биләр шәһәренең тирә-ягында, Казаннан 150 чакрымда тау янындагы гүзәл урманда искиткеч урын бар. Тау астыннан саф чиста сулы чишмә агып чыга, ул табыну урынына әверелгән һәм “Изге кизләү” дип атала. Бу өч: тәңречелек, мөселман һәм христиан диннәрендәге инанулар һәм гореф-гадәтләр бергә яшәгән рухи үзәк.

Казанның могҗизалы Алла Анасы (Божья Мать) иконасы Рус Православие чиркәвендәге иң кадерлеләреннән булып санала. Икона Казан-Богородицк ирләр монастыренда саклана. Иконаны булдыру һәм монастырьга нигез салыну тарихы 1579 ел башына туры килә. Барлык богородич иконалары арасында Казан образы иң күп могҗизалы хөрмәтле күчермәләренә лаек. Соңрак могҗизалы икона урланган була һәм, бик җентекләп эзләнүләргә дә карамастан, аны таба алмыйлар. XVIII гасырда язылган Казан Алла Анасы (Казанская Божья Мать) образы Казанда 1579 елда барлыкка килгән могҗизалы образ белән иң соңгы күчермәләренең берсе булып санала. Әлеге, озак вакытлар буе Ватиканда сакланган “Ватикан исемлеге” Иоанн-Павел II Атакай тарафыннан Рус Православие Чиркәвенә бүләк итеп бирелә.